Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЯҢА ЕЛДА 4 КЕНӘ ЯЛ КӨН БУЛАЧАК?

Яңа ел җитә башладымы, әлеге тема әледән-әле калкып чыга - Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары яңа ел ялларын кыскартырга тәкъдим итә.

Бу юлы Дәүләт Думасында Яңа ел каникулларын 31нче декабрьдән алып 3нче гыйнварга кадәр билгеләргә тәкъдим итәләр. Ә калган көннәрне исә түләнә торган отпуск хисабыннан санаячаклар икән. 

- Теләге булганнар үз яңа ел каникулларын отпуск хисабына озынайта ала, Әгәр дә инде кешегә яллар озын кебек тоела икән, ул рәхәтләнеп эшкә чыга, - дип аңлатканнар Дәүләт Думасында.

Тик әйтергә кирәк, әлегә бу һаман да тәкъдимнәр генә булып кала бирә. закон буенча, 2020нче елда россиялеләр  1 нче гыйнвардан алып 8 енә кадәр ял итәчәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X