Яңгырлы көннәр кыр эшләрен тоткарлады
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов язгы чәчүне атна азагына төгәлләү бурычы куйса да, яңгырлы көннәр кыр эшләрен тоткарлады. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 18 майга булган мәгълүматларына караганда, республикада 1551,3 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылган. Бу - фаразланган мәйданның 90 %ы. Яңгырлы һава торышы булу аркасында, Татарстан буенча...
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов язгы чәчүне атна азагына төгәлләү бурычы куйса да, яңгырлы көннәр кыр эшләрен тоткарлады. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 18 майга булган мәгълүматларына караганда, республикада 1551,3 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылган. Бу - фаразланган мәйданның 90 %ы.
Яңгырлы һава торышы булу аркасында, Татарстан буенча бөртекле сабан культураларын чәчү эшен дә төгәлләп булмады. Бу көнгә 1021,1 мең гектар мәйданда бөртекле сабан культуралары чәчелгән. Бу планлаштырылган эшнең 95 %ы үтәлүен аңлата.
Тулаем язгы чәчү үтәлеше буенча калышучы районнар - Лаеш (84 %), Арча (83 %), Питрәч (83 %), Кама Тамагы (82 %), Тәтеш (80 %), Спас (79 %), Минзәлә (79 %), Актаныш (78 %), Менделеевск (78 %), Яшел Үзән (78 %), Баулы (74 %), Чирмешән (70 %), Әгерҗе (68 %), Мөслим (61 %) һәм Югары Ослан (59 %).
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев