Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Ризат Рамазанов баҗае белән "дуслашкан"

Юморист, җырчы Ризат Рамазанов Казахстанда яшәүче баҗаеның баҗайлар турында җыр яздырырга соравын, чыгымнарын үзе түләргә теләвен, әмма җырны яздырганнан соң, баҗаеның биргән вәгъдәсен үтәмәве хакында сөйләгән иде. Казахстанда яшәүче баҗаена бу хәбәр барып ирешкән һәм ул Ризатка бераз үпкә белдергән. - Яңа елдан соң тормыш иптәшем Зинираның туган ягы -...

Юморист, җырчы Ризат Рамазанов Казахстанда яшәүче баҗаеның баҗайлар турында җыр яздырырга соравын, чыгымнарын үзе түләргә теләвен, әмма җырны яздырганнан соң, баҗаеның биргән вәгъдәсен үтәмәве хакында сөйләгән иде. Казахстанда яшәүче баҗаена бу хәбәр барып ирешкән һәм ул Ризатка бераз үпкә белдергән.

- Яңа елдан соң тормыш иптәшем Зинираның туган ягы - Башкортстанга кайттык. Һәм нәкъ шул вакытта Казахстандагы баҗай да кайтты. Без, гадәттә, аның белән шунда кайтканда гына күрешәбез. Минем дәгъвамны газетадан укып белүен, ләкин командировкада булу сәбәпле, акча бирә алмавын әйтте. Тик мин аны кызык итеп кенә сөйләдем, әлбәттә, ул акчага гына калмаган. Шулай да баҗай биргән вәгъдәсен үтәде: мәгәрен конверт белән тапшырды. Әле тагын Кытайдан заказ буенча кайтартылган уенчык кәҗә дә бүләк итте, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ризат Рамазанов. Билгеле булганча, Ризат Рамазанов "Баҗайлар" җырына матур клип та төшерде.

Башкортстанга кайткач, Ризатка "тазара башлагансың" дип, күңелен төшергәннәр. Шуңа да ул ябыгу нияте белән диетага утырган. "Җырчы Әсхәт Дөбер-Шатр киңәше буенча көн дәвамында әз-әзләп салат ашыйм. Ул салатның рецепты болай: кыяр, помидор, кызыл борыч, тавык түше, зәйтүн мае һәм әз генә тоз. Хатын көн дә иртән бер табак ясап куя. Өч көндә 3 кило ташладым. Күпмегә чыдармын, белмим. Зинира үзе "мин сине ничек бар, шулай яратам" дигән була. Моннан тыш, көн дә үзебезнең яндагы урманда йөгерергә чыгам. Менә шулай гәүдәмне формада тотарга тырышам һәм язга үземә яңа имидж табарга телим. Дөрес, аның идеясе уйланылган инде. Якын арада яңа җырлар иҗат итәргә, клип төшерергә планнар бар", - диде "Кредит" юмор төркеме артисты, җырчы Ризат Рамазанов.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев