Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган акча табып, вакытында бу турыда хәбәр итсәң, премия аласың

Республикада әйләнештә ялган акча йөрүе очраклары турында гел ишетеп торабыз. Быел да Казанның бер эре сәүдә үзәге сатучысы кулына килеп керә ялган сумнар. Сатучы ханым аптырап калмый, бу турыда тиз генә сак хезмәтенә хәбәр җибәрә. Ялган акча иясе шунда ук хокук саклаучылар тарафыннан тоткарлана. Җиңел юл белән баерга теләүченең Үзбәкстан...

Республикада әйләнештә ялган акча йөрүе очраклары турында гел ишетеп торабыз. Быел да Казанның бер эре сәүдә үзәге сатучысы кулына килеп керә ялган сумнар. Сатучы ханым аптырап калмый, бу турыда тиз генә сак хезмәтенә хәбәр җибәрә. Ялган акча иясе шунда ук хокук саклаучылар тарафыннан тоткарлана. Җиңел юл белән баерга теләүченең Үзбәкстан Рес­публикасыннан килгән 1992 елгы кеше булуы ачыклана. Инде ул бу кәсебе белән моңа кадәр дә 4 тапкыр тоткарланган була. Сатучы ханымга уяулык күрсәткәне өчен Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан рәхмәт белдерелде һәм акчалата премия тапшырылды. Әйе, теләсә кем ялган акча сугучыларның корбаны булырга мөмкин. Алар тозагына эләкмәс өчен нишләргә? Исегездә тотыгыз: таныш булмаган кеше үзенең акчасын ваклатып яки, киресенчә, эреләтеп бирүне сорый икән, ризалашмагыз. Машина яки күчемсез милек сатып алганда, кулга кергән акчагызны банкта тикшертергә иренмәгез. Валютаны, бик отышлы курс буенча тәкъдим итсәләр дә, кулдан алмагыз, чит илдә (бигрәк тә Төркия, Америкада) сатып алудан сакланыгыз. Әгәр кулыгызга шикле акча килеп керә икән, аны әйләнешкә җибәрмәгез, шундук полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Базарда да акчаларга бик игътибарлы булыгыз. Банкоматтан акча алган вакытта чегын саклагыз. Әгәр сезгә исәп-хисапны ялган акча белән ясыйлар икән, акча иясенең кыяфәтен, автотранспортын истә калдырырга тырышыгыз һәм полициягә хәбәр җибәрергә онытмагыз.

Фәрит Вафин,

полиция майоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев