ЯЛГАН АРАКЫНЫ ФАШ ИТИК
Законсыз рәвештәге ялган аракы са тучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала.
Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне (фактны раслаган фото булуы шарт) акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган. «Халык конт роле»нә мөрәҗәгать итү өчен иң элек ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (https// ulugi.tatarstan.ru/) теркәлергә кирәк. Мәгълүматларда күрсәтелгән факт лар дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли. Анонимлык гарантияләнә. Мисалга, ялган аракы сатуны фаш иткән түбән камалыны дәүләт 180 мең сум пре мия белән хөрмәтләгән. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче икенче кешегә 150 мең сум күләмендә акча биргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев