Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язучы, публицист Рәфикъ Юныс белән хушлашу «Татмедиа» бинасы янында узачак

Рәфикъ Юныска 77 яшь иде.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире урынбасары, язучы, шагыйрь, милли хәрәкәт активисты Рәфикъ Юныс белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 20 гыйнварда, 10.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасы янында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) булачак.

Рәфыйк Юныска 77 яшь иде. Мәрхүм туган авылында - Арча районының Кәче авылында җирләнәчәк, диде журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Рәфикъ Юныс улы Юнысов 1943 елның 1 мартында Арча районы Кәче авылында туган. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаган. «Татарстан яшьләр», Идел» журналында эшли, 2005 елдан — «Казан утлары» журналында, соңгы елларда баш мөхәррир урынбасары.

Гаяз Исхакый премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Биш китап авторы — «Вакыт чылбыры» (шигырьләр), «Җирдә яшим» (шигырьләр), «Учтагы песнәк» (шигырьләр, поэма), «Сүнгән яшен» (шигырьләр, шигъри хикәя), «Син һәм мин» (шигырьләр), «Татарстан референдумы» (тарихи хроника).

Фото: Казан утлары

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев