Сабада хезмәт һәм фидакарьлек фестивале узды
Котлаулар

Сабада хезмәт һәм фидакарьлек фестивале узды

Чарада республиканың Электрон Мактау тактасына кертелгән райондашларыбыз хөрмәтләнде

Хезмәткә хөрмәт, үсешкә йөз тоту

Әлеге чараның төп максаты — хезмәт һәм хәрби батырлык күрсәткән кешеләргә хөрмәт белдерү, районыбыз, республикабыз һәм илебез үсешенә үз хезмәтләре белән өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү. Фестивальгә  төрле һөнәр ияләре,  остазлар һәм волонтерлар, хезмәт һәм гаилә династияләре, талантлы яшьләр, махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре чакырылган иде. Һәр­кайсының районыбызның социаль-икътисадый үсешенә керт­кән өлеше бар.

Районыбыз үсә, соңгы биш ел эчендә җитештерү белән идарә итүдә инновацион карарлар кертү, энергияне сак тоту технологияләре һәм предприятие-учреждениеләр үсешендә технологик процессларны оптимальләштерү исәбенә районның социаль-икътисадый хәле яхшыра. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Саба районы республика рейтингында 12 нче урынны алды, бу 2024 ел белән чагыштырганда 4 баскычка югары күрсәткеч. 2021 – 2025 елларда Саба районы инфраструктурасы сизелерлек яңарды – эшләр берьюлы берничә юнәлеш буенча барды: социаль өлкә, юллар, торак һәм газлаштыру.

Бу үзгәрешләр милли һәм республика программаларында катнашу, шулай ук муниципалитетның, төбәк һәм федераль хакимиятләрнең уртак эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Республика программасы буенча 10 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Сигез уку йортында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында азык-төлек блоклары яңартылды, тагын сигезендә «Точка роста» белем бирү үзәкләре ачылды. Шулай ук яңа балалар бакчасы һәм мәктәп төзелде, «Оста» балалар иҗат йорты сафка басты. Сәламәтлек саклау юнәлеше буенча район үзәк хастаханәсенең барлык бүлекләренә дә капиталь ремонт ясалды. Өстәмә рәвештә 6 яңа фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды.

Федераль һәм республика торак программалары кысаларында районда 54 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды, 27 ишегалды төзекләндерелде, 126,8 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылды. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча 182 шәхси торак йорт төзелде. Бу безнең районда башкарылган эшләрнең бик аз өлеше генә. Барысы да хезмәт ияләренең тырыш һәм фидакарь хезмәте белән тормышка ашырылган. Бу фикерне фестивальдә катнашучыларны сәламләгәндә район башлыгы Рәис Миңнеханов та җиткерде.

Хезмәт һәм фидакарьлек фестиваленнән тәбрикләү күренеше
Хезмәт һәм фидакарьлек фестиваленнән тәбрикләү күренеше

 «Хезмәт кешесенә рәхмәт»: Саба районында Мактау тактасына кертелгән 108 кешенең 15сенә тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылды

“Районда барган үзгәрешләрне күреп торасыз. Безнең рәхәт тормышыбыз өчен табыш булдыручы республика предприятиеләренә, федераль программаларга һәм, әлбәттә,  хезмәт кешесенә рәхмәтемне җиткерәм. Безнең район гомер-гомергә хезмәт сөючән, җаваплы, туган җиренә тугрылыклы кешеләренә таянып яшәде. Без предприятиеләребез, мәктәпләребез һәм табибларыбыз, аграрийларыбыз һәм төзүчеләребез белән горурланабыз.  Бүген бирелгән таныклыклар - районыбыз үсешенә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт итеп кабул ителсен", - диде ул. Һәм төрле өлкәләрдә эшләп, үз һөнәрләренә тугры калучыларга таныклыклар һәм хезмәт алдынгыларына министрлык грамоталарын  тапшырды.

Чарада шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон да катнашты. Ул район халкына фидакарь хезмәте һәм район үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Саба районы халкының махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәмен югары бәяләде. Республиканың Мактау тактасына Саба районында яшәүче 108 кеше кертелгән. Шуларның 15е ул көнне махсус таныклыкларга ия булды. Бүләкләнүчеләр исеменнән Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев чыгыш ясады.

«Республикабызда шундый мактау тактасы барлыкка килүе шатлыклы вакыйга. Илебез, Ватаныбыз өчен тугры хезмәт итүче кешеләр арасында үз исемемне күрү - минем өчен зур горурлык.  Үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр җәмгыятькә үсәргә ярдәм итә,ә бу үзе үк хезмәт батырлыгы. Аларның һәркайсы хөрмәткә лаек, хезмәт кешеләрен үсеп килүче буын да күреп белергә, аларга тигезләшергә тиеш. Минем хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен җитәкчеләргә зур  рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим”, - диде ул.

Тантананың икенче өлешендә бәйрәм кунакларына районыбызның сәхнә йолдызлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.

Хезмәт һәм фидакарьлек фестивале
Хезмәт һәм фидакарьлек фестивале

 


Нет комментариев