Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге ялны язын кайгырталар

Укучылар язгы каникулда, ә мәгарифтә җәйге яллар турында да кайгырта башладылар. 21 март көнне Хөкүмәт йортында үткән видеоконференциядә дә шул хакта сөйләшенде. Премьер-министр урынбасары Ә.Сәфәров уздырган видеокиңәшмәдә җәйге ял вакытында оештырыласы лагерьлар өчен җаваплы һәр тармак җитәкчесе катнашты. Соңыннан, район хакимиятенең киңәшмәләр залына җыелган бүлек җитәкчеләре белән фикер алышынды. Узган...

Укучылар язгы каникулда, ә мәгарифтә җәйге яллар турында да кайгырта башладылар. 21 март көнне Хөкүмәт йортында үткән видеоконференциядә дә шул хакта сөйләшенде. Премьер-министр урынбасары Ә.Сәфәров уздырган видеокиңәшмәдә җәйге ял вакытында оештырыласы лагерьлар өчен җаваплы һәр тармак җитәкчесе катнашты. Соңыннан, район хакимиятенең киңәшмәләр залына җыелган бүлек җитәкчеләре белән фикер алышынды. Узган ел безнең районда 23 мәктәп яны, бер стационар лагерь эшләде. Быелгы каникулларда да балаларның ялын имин һәм файдалы уздыру өчен район мәгариф бүлегенә 1 апрельгә кадәр проект эшен төгәлләү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф лагерь җәйге ял җәй балалар ялы