Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Равил Галиев зур балык тотып шатлыгыннан нишләргә белмәгән [+фото]

Шатлыгының сәбәбе нидә дисезме? Җырчы 5 килолы сазан балыгы тоткан.

- Иртәнге дүрттә тотылган балык, - диде җырчы безгә. - Зөбәер авылы янында гына буа бар. Бу көннәрдә Актаныш районы авылларында "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының форумы уза. Йолалар, гореф-гадәтләребез белән танышып йөриләр. Фин татарлары да бар. Шунда катнашырга дип кайттым. Мин бит үзем Зөбәер кияве. Вакыт бушка узганчы дип, балыкка төшкән идем. Улым Сәйдәш тә балык тотарга ярата. Бу юлы минем белән бармады, иренде. Аннары бик үкенде үзе.

- Кармагыгызга мондый зур балык эләккәч, нинди хисләр кичердегез?

- Шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Ичмасам, кычкырып җибәрергә янымда кеше дә юк. Сулышым капты. Көчкә тынычландым. Моңарчы 4 килолыны тоткан бар иде. Ул вакытта бөтенләй үлә яздым. Бер 10 минут калтырап торган идем. Артыннан суга да сикерергә туры килде. Монысы тиз биреште.



- Балыкны нишләттегез?

- Чистартып, турап куйдым. Башы белән канатларыннан уха пешерәм. Гадәттә балык ашларын үзем әзерлим.

- Бүген Зөбәердә кемнәрегез яши?

- Бабайның (хатыны Ландышның әтисе - авт.) төп нигезе шунда. Өй салып куйдык та, җәй көне шунда кайтып йөрибез. Ә болай әби белән бабай Чаллыда яши. Бабай көзгә пенсиягә чыгарга җыена. Шәһәрдән туйдылар инде. Авылга кайтырга исәпләре.

http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев