Эзләү барышында, җинаятьтә гаепләнүче ир-ат яшәгән йортның идән астында 1,5 метр тирәнлеккә күмелгән хатын-кыз мәете табылган. Әмма, аның югалган Нурфия Иванова түгел, ә йорт хуҗасының никахсыз хатыны булуы ачыкланган. Әлеге хатын-кыз 3 мартта ук югалса да, полиция хезмәткәрләренә берәү дә гариза язмаганлыктан, аны эзләүче булмаган.
Соңрак йорт хуҗалыгындагы мунча идән асты тикшерелгән һәм күмеп куелган Нурфия Иванованың туракланган гәүдәсен тапканнар.
Хәзерге вакытта җинаятьтә гаепләнүче 59 яшьлек ир сак астында. Ул бер ел элек Түбән Тәкәнеш авылына Алабуга районыннан күчеп кайткан.
Нет комментариев