Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Югары Утар интернат-йортында " психик тайпылышлары булган балалар өчен «Спорт - ул яхшы кәеф чыганагы» дигән темага спорт чарасы үткәрелде

2022 елның 18 маенда "Югары Утар интернат-йорты "нда психик тайпылышлары булган балалар өчен кече төркем тәрбиячесе Васильева Э.Р. «Спорт - ул яхшы кәеф чыганагы» дигән темага спорт чарасы үткәрде.

Максат:

-Балаларда хәрәкәт активлыгының мөһимлеге һәм файдасы һәм физик камилләштерү турында күзаллауны формалаштыру.

- Логик фикерләү, игътибар, хәтер үсешенә ярдәм итәргә.

-Балаларда уңай кәеф булдыру.

Төркемдә һәркөнне иртәнге зарядка үткәрелә. Тәрбияче зарядканың нинди мөһим роль уйнавын һәм аның нинди файдасы булуын аңлатты. Балалар белән бергә спорт турында иллюстрацияләр карадылар, "сәламәт яшәү рәвеше турында "әңгәмә үткәрде. Шулай ук тәрбияче  спортчылар, спорт ярышлары, призлы урыннар турында сөйләде.

Балалар бик теләп зарядка ясадылар, көч тупладылар. Спорт мәйданчыгы территориясендә һәм  ЛФК кабинетында спортның төрле төрләре белән кызыксынуны арттырдылар. Спорт инвентаре кулланып, хәрәкәтләрне бик теләп башкардылар. Күңел күтәренкелеге, күтәренке кәеф алдылар. Бик актив һәм шатлыклы булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев