Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары табышлы орлыклар сатып алуга тотылган чыгымнар үзләрен аклыйлар

Узган атнада Татарстан Республикасы Хө­күмәте йортында узган ви­деоконференцэлемтә ре­жи­мындагы киңәшмәдә Республиканың авыл ху­җа­лыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан кырларының чисталыгын саклау өчен чәчүлек орлыкларының бөртеге дә тикшерелмичә чәчел­мәскә тиеш, диеп хәбәр итте. «Хуҗалыкта сортларның күп яисә чикләнгән булуы җитәкченең дә, агро­номның да иҗади эшләү дәрәҗәсен күрсәтә. Югары табышлы орлыклар...

Узган атнада Татарстан Республикасы Хө­күмәте йортында узган ви­деоконференцэлемтә ре­жи­мындагы киңәшмәдә Республиканың авыл ху­җа­лыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан кырларының чисталыгын саклау өчен чәчүлек орлыкларының бөртеге дә тикшерелмичә чәчел­мәскә тиеш, диеп хәбәр итте.
«Хуҗалыкта сортларның күп яисә чикләнгән булуы җитәкченең дә, агро­номның да иҗади эшләү дәрәҗәсен күрсәтә. Югары табышлы орлыклар сатып алуга тотылган чыгымнар үзләрен аклыйлар, - диде министр. Бүген республикада югары табышлы сыйфатлы орлыклар шак­тый күп икәнлеген дә билгеләп үтте.
12 февральдә район хаки­миятенең актлар залында агрономнар, инженер һәм бригадирлар катнашында узган утырышта да сүз шул хакта барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хә­сән­шин язгы чәчүгә әзерләнгәндә орлыкларны җентекләбрәк сайларга, чәчү мәйданнарына ни чәчәсен планлаштырганда бер гектардан алыначак акча керемнәрен турында ныклап уйланырга кирәклеген искәртте.
-Хуҗалыкларның керемен терлекчелектән кер­­гән акча белән генә тәэмин итеп бетереп булмый. Үсемлекчелектән дә югары уңыш алуга ире­шү безнең бурыч. Моның өчен сөрүлек җирләрендә мөмкин­лек­ләр күп, җирне дөрес файдаланырга гы­на кирәк, - ди җитәк­че.
Идарә җитәкчесе сүз­лә­ренә караганда, үсемлек­челектән югары уңыш алуны гамәлгә ашыру мак­сатында, агрономнар һәм белгечләр катнашын­да очрашулар уза. Республикада агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары оештырыла.
Киңәшмәдә "Эзмә сөт­челек комплексы" агрономы Нияз Газизов үзе­нең эш тәҗрибәсе бе­лән таныштырды. Чыгыштан аңлашылганча, агрономның һәр эш-гамәле, кыр эшләрендә катнашасы техника, чә­челәсе культура, һәр гектар мәйдан структурасына карап, алдан ук уйланылган, исәпкә салынган.
Башка хуҗалык белгеч­ләренә дә үз эшләрендә тө­­гәл­лек, сакчыллык, ал­­­дан хисаплап эш итү бурычы йөкләнә.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев