Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Утар балалар интернат йортында клоуннар балалар өчен күңелле җырлы-уеннар оештырды [+фото]

Югары Утар балалар интернат йортында бүгенге көндә 82 бала тәрбияләнә. Биредә иганәчеләр, изге күңелле кешеләр еш була. Ә 7 ноябрь көнне килгән кунаклар аеруча да ошады балаларга. Казан шәһәреннән килгән "Яшәргә хаклы" волонтерлар оешмасы клоуннары балалар өчен күңелле җырлы-уеннар оештырды. Балалар да битараф калмады, рәхәтләнеп күңел ачты, оештырылган уеннарда бик...

Югары Утар балалар интернат йортында бүгенге көндә 82 бала тәрбияләнә. Биредә иганәчеләр, изге күңелле кешеләр еш була. Ә 7 ноябрь көнне килгән кунаклар аеруча да ошады балаларга. Казан шәһәреннән килгән "Яшәргә хаклы" волонтерлар оешмасы клоуннары балалар өчен күңелле җырлы-уеннар оештырды. Балалар да битараф калмады, рәхәтләнеп күңел ачты, оештырылган уеннарда бик теләп катнашты. Волонтерлар күп бүләк-күчтәнәчләр дә алып килгән. Иң зур бүләкләр - велосипедларны бигрәк тә яратты балалар.

- Бу хәйрияче оешма безгә моңарчы да гел ярдәм итеп торды. Уенчыклар, киемнәр белән дә булышты. Әле тагын ике аккош та сатып алганнар, аларын да алып кайтып урнаштырасы бар. Балалар язмышына битараф булмаганнары өчен, бик зур рәхмәт үзләренә. Чарадан балалар да уңай йогынты алдылар, саубуллашканда тагын чакырып калдылар, - ди балалар йорты директоры Имаметдин Гәрәев.

"Яшәргә хаклы" волонтерлар оешмасы башкарма директоры Александр Никитин мондый чараларны еш оештырылуын әйтеп узды:

- Ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләнүче учреждение­ләргә гел йөрибез. Игелек эшләү алга таба яшәргә көч бирә, күңелне тагын да изгелек белән тутыра.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X