Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Утар балалар йортында “Ачык ишекләр көне” үтте

10 июль көнне Югары Утар балалар йортында "Ачык ишекләр көне" булды. Бу көн бездә хәзер тәрбияләнүче балалар өчен дә, аларны тәрбияләүче барлык хезмәткәрләр өчен дә, элек бездә тәрбияләнеп киткән балалар өчен дә бик шатлыклы да, сагышлы да бәйрәм булды. Балалар бу көнне бик түземсезлек белән көттеләр, алар үзләренең абый-апаларын да...

10 июль көнне Югары Утар балалар йортында "Ачык ишекләр көне" булды. Бу көн бездә хәзер тәрбияләнүче балалар өчен дә, аларны тәрбияләүче барлык хезмәткәрләр өчен дә, элек бездә тәрбияләнеп киткән балалар өчен дә бик шатлыклы да, сагышлы да бәйрәм булды.

Балалар бу көнне бик түземсезлек белән көттеләр, алар үзләренең абый-апаларын да бик сагынып, сөенеп каршы алдылар. Алар да үзләренең эне-сеңелләрен, үзләрен тәрбияләгән абый-апаларын да бик сагынып килгәннәр иде. Башкача мөмкин дә түгелдер!!! Чөнки алар барлык хезмәткәрләрне яратып, якын итеп "әти- әни" дип атыйлар!!! Балаларыбыз әзерләп килгән концерт номерлары да бик ошады. Барыбыз да бергә җырладык, биедек. Бу көн күңелләрдә зур бәйрәм булып озак сакланыр.

Очрашу көне уздыру Югары Балалар йортында бик күп еллардан килгән гореф-гадәт. Быелда без үзебезнең гореф-гадәтебезгә тугры калдык. Бер күрешү - үзе бер гомер, диләр бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев