Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанга керә торган урыннарда үз-үзеңне изоляцияләргә чакыра

Хәзерге вакытта шәһәргә керә торган барлык урыннарда автоинспекторларның постлары тора.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанга керә торган урыннарда үз-үзеңне изоляцияләргә чакыра. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта шәһәргә керә торган барлык урыннарда автоинспекторларның постлары тора. Юл-патруль хезмәте инспекторлары машина йөртүчеләргә коронавирус инфекциясе таралу аркасында үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә кирәклеге хакында искәртә.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинның республика халкын бер тәүлек эчендә өенә изоляциягә кайтырга чакыруы хакында хәбәр иткән иде инде.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев