Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ профессиональ һәм һәвәскәр машина йөртүчеләрне аерым укытуга каршы чыкты

Дәүләт автоинспекциясендә мондый бүленеш һәвәскәрләрне укытуның сыйфатында чагылыш табачак дип саныйлар.

ЮХИДИ идарәсендә профессиональ һәм һәвәскәр машина йөртүчеләрне аерым укыту турында РФ Транспорт министрлыгы тәкъдименә каршы чыктылар. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Дәүләт автоинспекциясе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецовка сылтама белән хәбәр итә.

«Без моңа каршы. Һәркемне профессионал буларак укытырга кирәк. Мисал өчен, бүген автомәктәптә белем алу нәтиҗәләре буенча бары тик «В» категориясенә генә ия булган кешеләр дә таксида эшли ала. Һәвәскәрләр һәм профессионалларга бүленеш исә үзешчәннәрне укытуның сыйфатында чагылыш табачак», - диде ул.

Швецов сүзләренчә, эш бирүчеләр инде хәзер үк автомәктәптән соң эшкә килгән машина йөртүчеләр өчен өстәмә тестлар билгеләү хокукына ия.

Фото: https://pixabay.com | jarmoluk

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев