Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ татарстанлылардан юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу турында хәбәр итүне сорый

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фикеренчә, республика халкының актив позициясе Татарстан юлларында һәлакәтләр санын киметергә ярдәм итәчәк.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәкәрләре Татарстан халкына машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы турында хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать итте. Моны ничек эшләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов сөйләде.

Разумнов сүзләренчә, бу тема шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә каралган.

«Юл хәрәкәтендә катнашучылар аларны контрольдә тотуның һәрвакыт алып барылуын аңларга тиеш. Машина йөртүчеләр аларны дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре генә күзәтмәвен — аларны безнең битараф булмаган гражданнар кәрәзле телефоннарга төшерә алганын белергә тиеш», - диде Александр Разумнов.

Республиканың уяу кешеләре, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фикеренчә, Татарстан юлларында һәлак булучылар санын киметергә ярдәм итәчәк.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итү шактый җиңел. Моның өчен ЮХИДИ сайтына үз мәгълүматлары һәм элемтә өчен телефон номеры белән гариза җибәрү дә җитә. Шулай ук һәлакәтнең датасын, вакытын һәм урынын күрсәтергә, хокук бозучы күренгән фото яки видеоны беркетергә һәм аның автомобиленең һәм дәүләт номерының маркасын күрсәтергә кирәк.

«Фото яки видеода әйләнә-тирә мохитнең исбатлау базасы булуы мөһим. Әйтик, әгәр гражданин машинасына «кызыл»га узды, дип яза икән, видеога яки фотога светофорда кызыл сигнал януы күренеп торырга тиеш», — дип ачыклык кертте Разумнов.

Интернетка чыгу мөмкинлеге юк икән, хокук бозу урыны буенча дәүләт автоинспекциясенә яки ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X