Казан буенча ЮХИДИ идарәсе һәлакәтнең шаһиты булучыларның элемтәгә керүен сорый. Телефон: 533-38-65.
Казан урамында булган юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары эзләнә.
ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт 24 ноябрьдә 15:50 сәгатьтә булган. Ленинград урамы буйлап Айдаров урамы юнәлешенә таюа хәрәкәт итүче ВАЗ-111130-23 "Ока" автомобиле 57 нче йорт янында 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Алган тән җәрәхәтләреннән әби-карчык хастаханәдә вафат була.


Нет комментариев