Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл һәлакәтендә вафат булган туганым Дамир абый рухына багышлап

Ашкындыра икән курәчәкләр, олы юлга тартты язмышым, Бик кайтырга теләсәм дә, кайтмаска дип китеп барышым. Күңелемдә төрле уйлар, нидер өтә йөрәкне... Башымдагы шомлы хисләр газаплый шул, бирә кирәкне. Бар да яхшы кебек,тик нигәдер ерагая күңел дөньядан... Яратамын сине Җимешем дип, кабатлыймын сиңа янадан. Кич буена янәшәңдә булдым, күңлем сизгән, соңгы...

Ашкындыра икән курәчәкләр, олы юлга тартты язмышым,
Бик кайтырга теләсәм дә, кайтмаска дип китеп барышым.
Күңелемдә төрле уйлар, нидер өтә йөрәкне...
Башымдагы шомлы хисләр газаплый шул, бирә кирәкне.
Бар да яхшы кебек,тик нигәдер ерагая күңел дөньядан...
Яратамын сине Җимешем дип, кабатлыймын сиңа янадан.
Кич буена янәшәңдә булдым, күңлем сизгән, соңгы кичебез.
Бик тә авыр чаклар булса, каберемә килеп китегез!
Иртән торгач һаман д(а ә)ле яныңда бөтерелдем,
Моннан соң ялгыз буласың(( шулай язганын бит белмәдем.
Матур киемнәрең киеп чыгып киткәнсең икән,
Бер үбим дип килгән идем, ник уптермәдең иркәм?
Олы юлга чыгарга дип, без җыендык кинәттән,
Улым "Бармыйк!" диде, Аллаһ аны кисәткән,
Күрәчәккә ашкынганмын, "Барыйк!" дип каты тордым,
"Әни, давай пока!" диеп ике кат кул болгадым.
Кузгалдык без матур гына, юлыбызда уңышлы,
Каршыга килеп чыккан ут үзгәртте бөтен тормышны...
Хатыным тол, балалрым ятим, туганнарым ялгыз калдылар,
борчылмагыз, якыннарым мине каршы алдылар....
Мин юк диеп кул төшереп йөрисе түгел инде,
Күз яшьләре, моңсу күзләр белән күрәсем килми сезне!
Әнием, сиңа сабырлыкны күп бирсен иде Ходай!
Кем белгән бит бу язмышлар, кыска булыр дип шулай...
Пар алмадай матур итеп яши идек әле без!
Ботенесе сокланалар иде, тидеме соң әллә куз...?
Балаларым, ышанычым бары сезнен кулларда!
Ашыкмагыз, бер үк сак булыгыз, чыкканда сез олы юлларга!
Рәфиләкәем, сине мин, гомерем буе яраттым,
Бу юлы өйдән киткәндә хушлашырга оныттым...
Кайтырмын дип киткән идем, кире кайтып булмады...
Тормыш афәте өзде шул безнең туры юлларны(((
Минем өчен сез гел еламагыз, хәер-дога кылыгыз!
Мин янәшәдә булырмын, түзем-сабыр булыгыз!
Мине бер дә онытмагыз, гел зиярат кылыгыз,
Тигез булсын, тыныч булсын һәрчак йөрер юлыгыз!!!

Алия Хәбибрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев