Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек сабыйның гомере өзелгән

Кичә кич, ТРның Зәй районында юлда килеп чыккан транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, тагын дүртесе төрле җәрәхәтләр белән хастахангә китерелгән. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда төркеме хәбәре буенча, һәлакәт сәгать 21.25тә Яр Чаллы-Зәй автомобиль юлының 27 нче километрында килеп чыккан. "Лада Гранта" автомобиле белән идарә иткән 44...

Кичә кич, ТРның Зәй районында юлда килеп чыккан транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган, тагын дүртесе төрле җәрәхәтләр белән хастахангә китерелгән.

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда төркеме хәбәре буенча, һәлакәт сәгать 21.25тә Яр Чаллы-Зәй автомобиль юлының 27 нче километрында килеп чыккан.

"Лада Гранта" автомобиле белән идарә иткән 44 яшьлек хатын-кыз каршы як юлга чыккан һәм "ВАЗ-2114" автомобиле белән бәрелешкән. "ВАЗ-2114" автомобиле салонында ир белән хатын, аларның өч баласы - ике уллары (2,5 яшьлек һәм 7 айлык) һәм 4 яшьлек кызлары булган.

Бәрелеш нәтиҗәсендә, 4 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән. 28 яшьлек машина йөртүче, аның 29 яшьлек тормыш иптәше һәм 7 айлык малайлары терле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китерелгән. 2,5 яшьлек пассажир җәрәхәтләнмәгән. "Лада Гранта" руле артында утырган хатын-кыз шулай ук хастаханәгә озатылган.

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда төркеме хәбәре буенча, балалар махсус җайланмаларга утыртылган булган, ләкин һәлак булган кыз автомобильнең алгы пассажир урынында булган, ә ике малай - арткы. Салонда бала креслоларының шул рәвешчә урнашуы юл-транспорт һәлакәтендә артта утырган кечкенә пассажирларга ярдәм иткән.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев