Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл төзүчеләргә бәйрәм котлавы

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне яхшы юлларның кадере аеруча арткан фасылда билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Юлчылар хезмәтенең район тормышындагы, икътисадый үсешне тәэмин итүдәге әһәмияте бәяләп бетергесез. Торак пунктларга керү юллары яхшыра, асфальт җәелгән урамнар, территорияләр арта, авыл юллары да яңарыш кичерә. Заманча технологияләр кулланып, транспорт...

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне яхшы юлларның кадере аеруча арткан фасылда билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Юлчылар хезмәтенең район тормышындагы, икътисадый үсешне тәэмин итүдәге әһәмияте бәяләп бетергесез. Торак пунктларга керү юллары яхшыра, асфальт җәелгән урамнар, территорияләр арта, авыл юллары да яңарыш кичерә. Заманча технологияләр кулланып, транспорт артериясендә йөрүнең уңайлыклары артуына, куркынычсызрак була баруына ирешәсез. Юлчыларның хезмәте - һәркемнең күз алдында. Шоферларның, пассажирларның, җәяүлеләрнең кәефе сезнең үз хезмәтегезне ничек башкаруыгызга турыдан-туры бәйле.

Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышлаган ветераннарга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләре юллар төзелеше белән бәйле барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, хезмәтләрендә зур уңышлар, гаиләләренә иминлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев