Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Южный”дан диңгезгә сәяхәт

"Южный" автовокзалыннан 26 июндә Казан-Анапа-Геленджик-Казан туры ачылачак. Россиянең кара диңгез ярларына шулай ук 4, 12, 20, 28 июлдә, 5, 13, 21 августта да китеп булачак. Тур 11 көнгә исәпләнгән. Бәясе олы кешегә 4600 сум, 12 яшькә кадәр балаларга 4000 мең сум. Анапага Казаннан 33 сәгатьтә, ә Геленджикка 36 сәгатьтә барып...

"Южный" автовокзалыннан 26 июндә Казан-Анапа-Геленджик-Казан туры ачылачак.
Россиянең кара диңгез ярларына шулай ук 4, 12, 20, 28 июлдә, 5, 13, 21 августта да китеп булачак. Тур 11 көнгә исәпләнгән. Бәясе олы кешегә 4600 сум, 12 яшькә кадәр балаларга 4000 мең сум. Анапага Казаннан 33 сәгатьтә, ә Геленджикка 36 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, 19 июньнән "Южный" автовокзалыннан Соль Илецктагы тозлы күлгә барырга да мөмкин. Әлеге популяр сәламәтләндерү туры 8 көнгә исәпләнгән. Автобуслар автовокзалдан һәр җомга саен 19.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк. Ә Соль Илецктан шимбә 16.00 дә кайтырга чыгачак. Тозлы күлгә барып кайту олылар өчен 1800 сум тәшкил итә.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев