Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законсыз балык тоткан өчен штраф күләме өч тапкыр артты

«Уылдык» операциясе барышында «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе үз карамагындагы территориядә һәм акваториядә тәүлек әйләнәсе патрульлек итүне оештырды. - Ун көн эчендә безнең белгечләр тарафыннан 52 беркетмә төзелде, - диде тыюлык башлыгы Александр Салмин. - Браконьерлардан алынган ятьмәләрнең (43 берәмлек) гомуми озынлыгы алты чакрымнан артып китә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының...

«Уылдык» операциясе барышында «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы администрациясе үз карамагындагы территориядә һәм акваториядә тәүлек әйләнәсе патрульлек итүне оештырды.

- Ун көн эчендә безнең белгечләр тарафыннан 52 беркетмә төзелде, - диде тыюлык башлыгы Александр Салмин. - Браконьерлардан алынган ятьмәләрнең (43 берәмлек) гомуми озынлыгы алты чакрымнан артып китә.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә сигез җинаять эше кузгатылды. Браконьерлар китергән зыянның күләме 30 мең сумнан артык тәшкил итә. Быел тыюлык территориясендә административ хокук бозу очраклары өчен минималь штраф күләме өч тапкыр артып, 3 мең сумга җитте. Һәвәскәр балыкчыларга уылдык чәчү чорында (25 апрельдән 10 июньгә кадәр) балык тоту кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Татарстан сулыкларында балыкны бары тик ярдан торып кармак белән генә каптырырга рөхсәт ителә. Тотылган балыкның санына һәм авырлыгына карата чикләүләр юк. Шул ук вакытта опты, сыла, сазанның озынлыгы - 40, җәеннең - 90, корбан балыгының - 25, чуртанның - 32, кысланың 10 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Әгәр шуннан кыскарак икән, тотылган балыкны шунда ук артык зыян китермәскә тырышып суга җибәрергә кирәк. Чөгә балыгын тоту тыела. 2013 елда ул Татарстанның Кызыл китабына кертелде.

Чыганак: Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев