Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән сабалыларны җинаять җаваплылыгына тарту каралган

Безнең илдә һәркем үзенең бе­лемнәрен, сәләтен һәм мөлкәтен закон тарафыннан тыелмаган икътисадый эшчәнлек алып бару өчен ирекле файдалана ала. Гамәлдәге законнар физик затларны эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүдән тыймый. Ләкин бер шарты бар - моның өчен дәүләт теркәлүе узарга кирәк. Эшмәкәрлек субъекты булып теркәлгәнлекне раслаучы бердәнбер документ булып дәүләт теркәве турындагы...

Безнең илдә һәркем үзенең бе­лемнәрен, сәләтен һәм мөлкәтен закон тарафыннан тыелмаган икътисадый эшчәнлек алып бару өчен ирекле файдалана ала. Гамәлдәге законнар физик затларны эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүдән тыймый. Ләкин бер шарты бар - моның өчен дәүләт теркәлүе узарга кирәк. Эшмәкәрлек субъекты булып теркәлгәнлекне раслаучы бердәнбер документ булып дәүләт теркәве турындагы танык­лык санала. Дәүләт теркәве узганнан соң Россия Граждан кодексының 23нче маддәсе нигезендә эшкуарлык белән шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, юридик затлар шөгыльләнә ала. Әмма кайберәүләр төрле сәбәпләр аркасында, барыннан да бигрәк салымнар түлиселәре килмәгәнлектән эшчәнлекләрен теркәргә теләмиләр. Димәк, алар законсыз эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Моның ахыры бик күңелсез булырга мөмкин. Законсыз эшмәкәрлек өчен административ һәм (яки) җәмәгать иминлегенә тудырылган куркыныч дәрәҗәсеннән, кешеләргә, оешмаларга, дәүләткә китерелгән зыян күләменнән чыгып, җинаять җаваплылыгына да тарту каралган.

Федераль салым хезмәтенең районара салым инспекциясе халыкка законсыз эшмәкәрлек белән шөгыль­ләнмәскә тәкъдим итә. Әгәр кешегә даими керем китерә икән, мондый төр эшчәнлекне дәүләт реестрына кертергә һәм тиешле салымнарны түләп барырга кирәк. Теркәү күп вакытны алмый, әмма хокук саклау, контрольлек итүче органнар, клиентлар белән ике арада килеп чыгачак бихисап проблемалардан азат итә. Күңелең тыныч була.

Районара салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев