Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзбәкстанда Коръән укучылар бәйгесендә җиңүчегә автомобиль биргәннәр

Конкурста 5366 кеше (шуларның 2 меңнән артыгы - хатын-кызлар) катнашырга теләк белдергән.

Үзбәкстанда узган Коръән укучылар бәйгесенең төп бүләге - автомобиль - Каракалпакстанда яшәүче Юлдашбәк Нуреддиновка тапшырылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Конкурста җиңүчегә ил Президенты исеменнән Lacetti автомобиле бүләк ителгән. Шулай ук «Коръәнне иң матур укучы» һәм «Бәйгенең иң яшь катнашучысы» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләп үтелгән», - дип хәбәр иткәннәр матбугат хезмәтеннән.

Коръән укучылар бәйгесе ике номинациядә (кәгазьдән уку һәм яттан уку) үткәрелгән. Конкурста 5366 кеше (шуларның 2 меңнән артыгы - хатын-кызлар) катнашырга теләк белдергән.

Диния нәзарәтендә хәбәр иткәнчә, бәйгенең жюри әгъзалары арасында Үзбәкстанның гына түгел, башка илләрнең дә дин әһелләре булган.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Үзбәкстан халкының 94 проценты ислам динен тота, 3,5 проценты - христианнар, калганнары башка дини конфессияләргә карый.

Фото: http://muslim.uz

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X