Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зилә Вәлиева: Күзәтүчеләр Дәүләт Думасына көзге сайлауларның гаделлеген гарантияли

Аларның 3 меңен республиканың Иҗтимагый палатасы юллаячак.

Күзәтүчеләр  тавыш бирү процедурасын мөмкин кадәр ачык һәм гадел итәчәк. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия парламентына сайлаулар инде хәзер үк югары конкурентлылык белән аерылып тора. Бу күп санлы партияләр катнашуы (Үзәк сайлау комиссиясендә 14 партия теркәлгән ) һәм бер мандатлы округларда партияләрнең киң вәкиллеге белән дә бәйле.

«Республикада күзәтүчеләрнең төгәл саны тавыш бирү башланырга берничә көн кала билгеле булачак. Сайлауларда якынча 18 мең кеше эшләячәк,аларның 3 меңе ТР Иҗтимагый палатасыннан булачак. Күзәтүчеләр тавыш бирү процедурасының ачыклыгын һәм гаделлеген гарантияли», — дип билгеләп үтте Зилә Вәлиева.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев