Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөһрә Миннегулова: "Авылыбыз Завод Нырты турында күпне язарга була"

Авылыбыз Завод Нырты кечкенә генә булса да, аның турында күпне язарга була. Халкы тырыш, булдыклы авылымның. Ике ел инде безнең авылыбыз ягында мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнүче Рифат Зиятдиновның гаилә фермасы эшли. Аларның сөт җитештерү, агач цехлары да бар. Иртә торганның эше пешкән, соңга калганның бите пешкән, дип әби-бабайлар...

Авылыбыз Завод Нырты кечкенә генә булса да, аның турында күпне язарга була. Халкы тырыш, булдыклы авылымның. Ике ел инде безнең авылыбыз ягында мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнүче Рифат Зиятдиновның гаилә фермасы эшли. Аларның сөт җитештерү, агач цехлары да бар. Иртә торганның эше пешкән, соңга калганның бите пешкән, дип әби-бабайлар дөрес әйткән бит. Эшчеләре дә бик тырыш. Иртәнге биштән алып, кичке алтыга кадәр хезмәттә. Хәзерге көндә мондый гаилә фермалары илебез табынын баетуга күп өлеш кертә. Бигрәк тә илдә кризис чорында авыл җирендә ит-сөт җитештерүнең яхшы яклары күп.
Гаилә фермасы иганәчелек белән дә шөгыльләнә. Өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗларга да булышлык күрсәтәләр. Җитәкчесе тырыш булганга, бар эш тә тәртип белән алып барыла. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән сүзләр Рифат абыйга атап әйтелгән кебек. Авылыбызда шундый тырыш кешеләр булуына сокланабыз.

Зөһрә Миннегулова.
Завод-Нырты урта мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев