1 июнь-балаларны яклау көне
Бүген - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.
Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне күп илләрдә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр ул рәсми рәвештә 1950 елда бәйрәм ителә башлый. Беренче булып балачактагы актуаль проблемалар белән бәйле сораулар 1925 елда Женевада узган Бөтендөнья конференциясендә хатын-кызлар тарафыннан күтәрелә. Гасыр башында җәмәгатьчелекне сукбайлар, ятимнәр, начар медицина хезмәте күрсәтү проблемалары борчый. Әмма бу идея киң җәмәгатьчелектә зур яклау тапмаган.
Балалар иминлеге мәсьәләләре җәмәгатьчелек алдында сугышның соңгы елларында кискен торды. Шуңа күрә 1949 елда хатын-кызлар конгрессы махсус бәйрәм оештыру идеясен кабат тәкъдим итә. Конференциядә планетаның барлык балаларына һәм яшүсмерләренә бәхетле балачак һәм тынычлык өчен көрәшкә бөтен көчне юнәлтү турында бердәм карар кабул ителә. 1950 елда яңа бәйрәм күп кенә илләрдә билгеләп үтелә.
Дөньяларыбыз имин булсын, балаларыбыз әти-әниләренә терәк булып, миһербанлы, шәфкатьле булып, тигез канат астында үссеннәр!Йөзләреннән елмаю китмәсен, бәхетле булып үссеннәр! Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!
Фото https://www.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев