1 июнь-Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Сабада бәйрәм чарасы узачак
Район яңалыклары

1 июнь-Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Сабада бәйрәм чарасы узачак

Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт, күңелдә җылы, якты хисләр генә калдыра...

Һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез!

Бүген Сабаның Гаилә паркында Балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узачак. Биредә «Бәхетле балачак» дигән концерт, төрле мастер-класслар, уен-конкурслар үткәреләчәк. Гаиләләрегез белән Гаилә паркына рәхим итегез. Башлану вакыты: 15:00 сәгатьтә.


Нет комментариев