Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

100 яшьлек ветеран

Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга җыенган тантаналы көннәргә тагын бер истәлекле дата өстәлә – 1 майда Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиевка 100 яшь тула. Шулай итеп, ул – районыбызда фронтовиклар арасында йөзьяшәр була алган беренче сугыш ветераны.

Фронт  юлларына  килсәк,  1939 елда хәрби хезмәткә  алынган егетне сугыш  башлануга Байкал аръягына  алып китәләр.  Анда   шофер һөнәрен  үзләштерә.  Көн­батышка  җибәрү өчен әзер­ләнгән 160нчы укчы полк көтмәгәндә Ерак Көнчыгышка озатыла.  1942 елда Сталинградта хәлләр катлаулангач, Көнчыгыш гаскәрләрен дә Көнбатышка күчерәләр. Хуҗиәхмәт Әлмиев машина белән снарядлар ташый, Паулюс армиясен тар-мар итүдә катнаша. “Сталинград өчен сугыш коточкыч булды.  Үлем белән күзгә-күз күп очраштым. Тик Ходай гомерне өзмәде. Бик күп иптәшләрне югалттым. Ике мәртәбә каты  яраландым. 1943 елда контузия алдым. Җиңүне Краснодар краенда  каршыладым. Тик моның белән  безнең  өчен сугыш бетмәде», - дип искә  ала ветеран.

Сугыштан соң хезмәт юлын Төрекмәнстанның  Челекен шәһәрендә дәвам итеп, шунда үз авылы кызы Миңнисаны очратып, гаилә коралар. Яшь гаилә Төбәк авылына кайтып урнаша. Җиде ул үстерәләр. Бүгенге көндә  Рәшит, Рифкать, Шәфыйкъ, Нәкыйф, Васыйл төрле төбәкләрдә намуслы хезмәт куялар.  Хаҗиәхмәт бабай  килене Наилә тәрбиясендә имин картлык кичерә. “Ходайның нинди рәхмәте бар – Наилә киленемә шул язсын дип телим. Минем тәрбияләүчем дә, докторым да шул.  Килен булып төшкәненә инде 35 ел. Карчыгым үлгәннән соң 22 ел мине яшь баладай тәрбияли. Сабыр, мәрхәмәтле, олы җанлы киленемне мине зурлаганы өчен Аллаһ үзе зурласын”, - ди Хаҗиәхмәт бабай.

Хаҗиәхмәт  Әлмиев күңеле белән әле 100 яшь тулуына ышанып бетә алмый. Бу көнне балаларын җыйнап Коръән укытырга дигән ниятен  дә илдәге вәзгыять  аркасында әлегә кичектерергә туры килә. Хәлләре белән кызыксынгач:«Әле күңел белән урман кисәргә исәбем бар, тик еллар үзенекен итә, колак та, күз дә  тоныкланып бара. Аллаһ  бу көннәрне күрергә насыйп итте. Күпне күрдем, сугыштан соң гомер буе шофер булып эшләдем», - ди гасыр кичкән ветеран.

“Дөнья киң, бөтен кешегә дә җитә.  Бер-берегезгә мәрхәмәтле  булыгыз. Якты дөньяга, тыныч күк йөзенә куанып, тату-дус булып яшәгез. Шулай булганда  эшләрегез уң булыр, тормышыгыз тагын да алга китәр”. Бер гасыр гомер  кичкән мөхтәрәм аксакалның бу сүзләре яшьләргә әманәт  булып яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X