Бу бәйрәмгә КФУ студентлары килде. Алар арасында япон, кытай, француз, инглиз, немец, төрек, фарсы, гарәп милләтләре вәкилләре бар иде.
Районыбыз балалары өчен кунаклар, үз милләтенең үзенчәлекләре, телләре, гореф-гадәтләре, күркәм бәйрәмнәре белән таныштырып, кунаклар мастер-класслар үкәрделәр. Гимназия укучылары, үз чиратында, милли бәйрәмебез – Сабантуй күренешеннән бирнә җыю һәм кайбер уен-йолаларны тәкъдим иттеләр. Кунаклар өчен уеннарда катнашып, бүләкләр алу мөмкинлеге тудырылды. Чара җыр-биюле, уен-көлкеле тамашага әйләнде. Туган телне саклау һәм милләтара дуслыкны ныгытуга әлеге бәйрәм үзенең зур өлешен кертте!
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Нет комментариев