Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аек булмаганнар төнлә йөри

Апрель аенда – 10, майда – 11, июньдә... Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткәндә юл-патруль хезмәткәрләре тоткарлаган йөртүчеләр саны әнә шулай арта бара. Боларның күбесе яшьләр һәм чит ил машиналарында төнлә йөрүчеләр. Мисалга 5 апрельдә Шәмәрдәннең 3 Сентябрь урамында 0 сәгать 30 минутта туктатылган 1993 елгы М. беркетмәгә – 100 грамм, Лермонтов урамында төн уртасында тоткарланган 1990 елгы В. – бер стакан аракы, 1 майда 1 Май урамында 23 сәгать 20 минутта йөргән 1997 елгы Х. 120 грамм самогон эчкәнлекләре турында язалар.

Самогон дигәне аеруча куәтле булып чыга, чөнки алкотестер 1,25 промилле күрсәтә. Оешмаларның да “КамАЗ”ларына аек булмаган хәлдә утыручылар очрап тора. Әйтик, 25 майда Шекше-Саба юлының 1нче километрында туктатылган 1990 елгы Ф. приборга өрүдән баш тартса, Югары Симет авылында юлына ЮХИДИ инспекторлары аркылы төшкән 1960 елгы М. 150 грамм шәраб эчкәнлеген яшерми. Хәзер аларны юлга чыгарган инженер-техник хезмәткәрләргә дә штраф түләргә туры киләчәк. Эчкән хәлдә руль артына утыру дигәндә өлкәннәр дә кимен куймый. Олы Кибәче урамына иртәнге сәгать 10да “Җиделе”сен кабызып алып чыккан Г.га – 72 яшь булып чыга. Яше 70кә җитеп килгән Шәмәрдән кешесе 24 майда исерек хәлдә юл-транспорт вакыйгасы да китереп чыгара. Олыяз авылы кешесе – 1980 елгы Ш. һәм аның Пүкәл авылында яшәүче яшьтәше М. бер ел эчендә икенче тапкырларын салмыш хәлдә автомобиль йөрткәннәре өчен җинаять җаваплылыгына тартылдылар. Юл-патруль хезмәте инспекторлары өчен руль артында хатын-кыз булуы да ул әле кагыйдә бозмый дигән сүз түгел. Бигрәк тә төнлә йөрүчеләре. Әйтик, Шәмәрдәндә 7 майда 01 сәгатьтә туктатылган 35 яшьлек Г.ның 0,5 промиллелек хәмер эчкәнлеге ачыклана. Шулай итеп, быел 5 айда эшләре судка җибәрелгән исерек йөртүчеләр 34кә җитте. Кагыйдәләрне тизлек арттырып, иминлек каешы такмыйча бозучыларга 3500 беркетмә төзелде. Җаваплылыкка тартылып та, штрафларын вакытында түләмәгән өчен 10 йөртүчегә административ арест чарасы кулланылды.

Фото: архив tatar-inform/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X