“Җәяүле” чарасы бара
Районыбызда 20 июньнән “Җәяүле” оператив-профилактика чарасы башланды.
Бу чорда дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә “Зебра”да юл бирмәү, ярамаган урыннарда юл-урам аша чыгуларны кисәтү, шулай ук торак пунктлардан читтә җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча эшне тагын да көчәйтте.
Ел башыннан Казанда гына да җәяүлеләрне бәрдерүнең 174 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 3 кеше үлгән, 189 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. “Бәхетсезлек очраклары күбрәк тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыга. Шуңа күрә җәяүлеләрнең, яктылык кайтаргыч элементлардан булуын күзәтчелек итүгә игътибар артачак”, – диде ГАИның район бүлекчәсе башлыгы Марат Гаязов.
Чара 29 июньгә кадәр дәвам итә.
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев