Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Август, ашыкмый тор! Без әлегә әзер түгел!

Җәйге каникулның соңгы аена да кердек. Мәктәп яшендәге баласы булган әти-әниләр өчен август бик чыгымлы, күңелле мәшәкатьләргә бай ай. Интернет челтәрләрдә юкка гына әти-әниләрнең: «Август, ашыкмый тор!  Без әлегә әзер түгел. Балалар – рухи яктан, ә без матди яктан» дигән шаяру катыш өндәмәләре популярлашмады. 

    Дөрестән дә,  бу чорда  рухи яктан да  бигрәк, матди яктан нык әзерлекле булуың кирәк. Ни генә дисәң дә, балаңны мәктәпкә әзерләү гаилә бюджетына сизелерлек чыгымнар китерә, шуның өстенә елдан-ел кыйммәтләнә дә. Быел районыбызда 450 гә якын  бала  1 сыйныфка укырга керәчәк. Бу чорда  әнә  шуның кадәр гаилә күңелле мәшәкатьләр белән яши дигән сүз. Балаңның тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүе, дулкынландыргыч мизгел булу белән бергә, кесәне дә шактый «тешли». Юрганыңа карап аяк суз, дигән борынгылар.

 

«Герат» сәүдә үзәгендә урнашкан шәхси эшмәкәр Илдус Идрисовның сату  ноктасында булып, андагы бәяләр белән кызыксындык:

1 сыйныфка баручы кызлар өчен

- сарафан -2700 сум

- блузка 800-1000 сум 

- физкультура киеме -750 сум

- футболка -280 сум

- сумка- 1200 сум

- лосины -350 сум                                                           

- колготки -250 сум

- чешки- 200 сум

- бантик -300 сум

- водолазка -550 сум

- кардиган- 1200 сум .

Малайлар өчен:

- костюм-чалбар -  2300-4100 сум

- күлмәк- 600-800 сум

- спорт костюмы -1600-2100 сум

- каеш- 190-250 сум

- галстук – 250-270 сум.

Тел.: 89270300462.

    Мәктәп эчендә кияргә аяк киеме, спорт өчен махсус кеды, алмаш өс-киемнәре белән хәстәрләнергә  дә кирәк булачак. Кыскасы, өс киемнәре якынча 10000  сумлап чыга дигән сүз.

   Әле бу кирәк әйберләрнең бер өлеше генә, шуларга уку әсбаплары да  өстәлә.  Уку өчен бөтен кирәк-яракларны Закир Йосыпов  урамындагы 9 йортта урнашкан «КанцМаркет»  сәүдә ноктасыннан  сатып алырга була. Биредәге бәяләргә күз салсак:

Дәфтәр-8 сумнан башлап

- Ручкалар - 8-150 сум

- Карандаш - 5 сум

- Дәфтәр тышы - 2.50-7 сум (100 шт. - 250 сум)

- Төсле карандашлар - 50-110 сум

- Пенал - 33-550 сум

- Төсле кәгазь - 20 сумнан башлап

- 500 битле“Снегурочка” кәгазе 350-490 сум.

Шулай ук төрле фәннәр өчен эш дәф­тәрләре, ОГЭ, ЕГЭ китаплары бар.

Тел.: 89274247229.

    Сүз дә юк, һәр җитештерүченең үз бәясе,  товарның сыйфатына карап аның тагын да үсүе билгеле.. Сабаның башка кибетләрендә   мәктәп сумкасы 1500–3500 сум тирәсе тора.  Шулай итеп, баланы 1 сыйныфка әзерләү өчен якынча 15000 сумга төшәчәк. Башка сыйныфка булганда да чыгымнарда әлләни зур үзгәрешләр булмаячак. «Еш кына август ахырында уку әйберләренә ыгы-зыгы башлана. Чиратлар хасил булганчы, хәзердән үк ала торсалар, бик отышлы. Бәяләр узган елгыдан  әллә ни үзгәрмәде. Бары тик 10-15 процентка  кына кыйммәтләнде. Кибетләребездә бүгеннән үк көтеп калабыз», – ди  бер сәүдә ноктасы җитәкчесе. 

     Ни генә әйтсәң дә, тәүге кат мәктәп бусагасын атлап керү әти-әни  өчен дә, бала өчен дә  иң күңелле, гомергә истә калырлык вакыйгаларның  берсе. Бу көн бигрәк тә сабый күңелендә онытылмаслык мизгелләр булып сакланырга тиеш. Шуларны истә тотып, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте дә һәр елны үзенең филиалларында эшләүче хезмәткәрләрнең 1 сыйныфка баручы балалары өчен махсус бүләкләр әзерли. Быел да редакциябезнең ике хезмәткәре – СММ белгеч Алсу Ибраһимова һәм шоферыбыз Альберт Бадыйковның кызлары  тәүге тапкыр Белем иленә аяк баса. Шушы көннәрдә Сәидә Ибраһимова һәм Динә Бадыйковага «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең бүләген – матур сумкаларны газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов тапшырып, белем үрләрендә уңышлар теләде. Кызлар үз чиратларында   тырышып укырга ышандырдылар. Сәи­дә дә, Динә дә инде мәктәпкә барырга тулаем әзер: укырга-язарга өйрәнгәннәр, 1 сентябрьне зарыгып көтәләр. «Кызларыбызны сөендергәннәре өчен «Татмедиа» җитәкчелегенә бик зур рәхмәт, без бик шат, белем иле ишекләре хәере белән ачылсын», – диләр әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев