Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аз мобильле гражданнарны карау буенча шәхси дәресләр үткәрелде

Халыкны социаль тәэмин итү "Балкыш" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Мәүләвиева Гөлшат Тимерхан кызы социаль хезмәт алучыларның туганнары белән «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча шәхси дәресләр үткәрде.

Ул туганнарын карау, стресс хәлләрен кисәтү, инвалид яки өлкән кешенең сәламәтлеге торышын контрольдә тоту методлары, медицина манипуляцияләре, өзлегүләрне профилактикалау, шәхси гигиена , туклану һәм ашату кагыйдәләре, дөрес позицияләү принциплары, дезинфекция алымнары белән таныштырды.

Укулар ярдәмче җиһазлар, тернәкләндерүнең техник чаралары кулланып, лекцияләр һәм практик тәрбия күнекмәләре рәвешендә үткәрелде

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев