Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бала катнашында авария булды

Районда 4-13 март көннәрендә үткәрелгән “Җәяүле” операциясенә нәтиҗә ясалды.

  Шушы  чорда  юл хәрәкәте кагыйдәләрен  үтәмәгән  13  җәяүлегә, 6 пассажирга беркетмә  төзелде. Урам  аша  чыгу өчен билгеләнгән  урыннарда  җәяүлеләргә  юл  бирмәгән   өчен 9  йөртүче    административ  җаваплылыкка тартылды. Операция вакытында   – 12 мартта бала  катнашында Сабада  бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде.  Чит ил машинасын  йөртүче В. Мәктәп  урамыннан хәрәкәт иткәндә тиешле тизлек режимын  сайламый һәм  хәрәкәт  көйләнми торган “зебра”дан ”йорт-мәктәп-йорт” маршруты буенча барган 11  яшьлек   кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә тез башы   авырткан баланы “Ашыгыч  ярдәм” хастаханәгә  алып  китә һәм  табиблар  каравыннан  соң ул өенә  озатыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев