Ял һәм хезмәт чиреге дәвам итә
Иске Икшермәдәге «Кояшкай» ял һәм сәламәтләндерү балалар лагере биләмәсендә өченче- «Оста Саба» сменасы башланды. Лагерьдә районыбызның төрле авылларыннан 75 бала ял итә. Смена 21 көн – 6 августка кадәр дәвам итәчәк. Лагерьда балалар төрле юнәлешләр буенча мастер-классларда шөгыльләнә (робототехника, мозаика, агачтан эшләнмәләр ясау, график дизайн, чигү-тегү, кул эшләре һәм башкалар), спорт юнәлешендәге һәм мәдәни чаралар үткәрелә. Смена барышында "Яшь оста" һөнәрләр бәйгесе, туристлар слеты үткәрү һәм Иннополис шәһәренә экскурсия оештыру да күздә тотыла.
Нет комментариев