Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Балаларны яклау көнендә Сабада коляскалар парады узды

Бәйрәм чарасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән исем астында узды.

  Парад барышында үзәк урам аша коляскалы бәбиләр генә түгел, велосипедчылар, картингчылар, мотоциклчылар, квадроцикллар да узды. Коляскалар парады аеруча игътибарны җәлеп итте. Мәйдан буйлап сугыш чорында тылда хезмәт куйган «яшь әниләр», кечкенәдән сугыш ачысын татыган, иртә өлкәнәйгән үсмер «кызлар-егетләр», «яралы солдатлар» узды. һәр катнашучы үзенең әзерлеге, киенү рәвеше белән сугыш ачысын, Җиңү бәһасен ачып бирергә омтылды.

 Бәйрәмдә балалар өчен күптөрле мастер-класслар, күргәзмәләр дә эшләде. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары яшь тамашачылар өчен кызыклы конкурслар үткәрде, милли уеннар оештырды. Мәйданда көне буе җыр-бию, шатлыклы  авазлар тынмады, балалар рәхәтләнеп күңел ачты, тәм-томнар белән сыйланды. Балачак  мизгелләре алга таба да  һәр сабый өчен менә шулай тыныч күк йөзе, җылы кояш нурлары астында, шатлык белән узсын иде!

Зәлинә Хаҗиева фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев