Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Барысына да эчүчелек һәм... көнчелек гаепле

Полиция хәбәр итә

Февраль  ае  вакыйгалары

  Шәмәрдән авылында  яшәүче,  элек  хөкемдә булган гражданка М. Байлар  Сабасында  урнашкан   йортта көнчелек  аркасында  килеп  чыккан  конфликтлы  вәзгыятьтә хатын-кыз А.га  йодрыгы белән  суккан һәм  эченә типкән. Нәтиҗәдә соңгысы  физик  авырту тойган һәм тән җәрәхәтләре  алган.

  Шундый ук хәл Сабадагы тагын бер йортта килеп  чыга: хөкем  ителгәнлеге бетмәгән С. исерек  хәлдә кулына аракы шешәсе  алып, ике  арада  килеп  чыккан низаг  вакытында  Г.ның битенә һәм терсәгенә  суккан.

Әлеге  фактлар  буенча җинаять  эшләре  кузгатылды.

РФ Эчке эшләр министр­лы­гының Саба районы  бүлеге  граж­даннарны билгесез кешеләр те­ле­фоннан шалтыратканда  сак булырга кирәклеген искәртә.   Әгәр сезгә банк яисә полиция хезмәткәре булып счетларда булган акчагызга карата законсыз гамәлләр кылынуы турында хәбәр итәләр икән, шунда ук сөйләшүне өзәргә кирәк. Банк  картасынданы  цифрларны, яшерен  кодларны мошенниклар нинди генә ышандырырлык дәлилләр  китермәсеннәр, беркайчан да, бер­кемгә дә  әйтмәгез.

Диләрә Кәримова,

штаб начальнигы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев