Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасы бистәсендә - Яңа ел рухы

Яңа ел – ул балалар да, өлкәннәр дә көтеп һәм сагынып ала торган бәйрәм. Бүгеннән башлап бистәдә урнашкан оешма, предприятие һәм учреждениеләр барысы да бердәм үз территорияләрен бизәү эшенә тотынды. Аларның территорияләрен бәйрәмчә бизәү һәм матурлау эшләре, шулай ук З.Йосыпов урамының җәяүлеләр йөри торган өлешен кардан ясалган сыннар белән бизәү турында 1нче декабрь көнне җитәкчеләр катнашында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Фотоларда исә ел саен иң матур бизәлеш белән бистәне ямьләндерүче район мәдәният йорты хезмәткәрләре иҗат җимешләрен күрәсез.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев