Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында яшәүче Фәймә Сибгатулла кызы Шәйдуллинага - 95 яшь

28 февральдә Байлар Сабасында яшәүче Фәймә Сибгатулла кызы Шәйдуллина 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды.

Фәймә Шәйдуллина Биектау районы Тарышна авылында алты балалы гаиләдә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда төрле эш башкара. 1949 елда авылдашы Мисбах белән гаилә коралар. Бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Фәймә Шәйдуллина 20 ел Дөбъяз участок хастаханәсендә санитарка булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 1985 елда Байлар Сабасына күченеп килә. Фәймә Сибгатулла кызы хәзерге көндә кызы Халидә тәрбиясендә тыныч, имин гомер кичерә.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X