Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Бәби табудан курыкмаска кирәк!»

Районыбызда хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы 8 мартта район мәдәният йортында үтте.

Анда районыбызның әни булу шатлыгын кичергән иң булдыклы гүзәл затлары чакырылган иде. Хатын-кызларыбызны район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, гаилә учагын саклаучылар- хөрмәтле әниләр, апалар, сеңелләргә карата җылы хисләрен, ихлас теләкләрен җиткерде. Алга таба сәхнәгә чакырылган 9 бала анасы, Сабада яшәүче Гөлнара Сәгыйтовага 7 малай һәм 2 кызга гомер бүләк итеп, тормыш иптәше Фиргать белән аларны игелекле, тырыш, спорт сөюче балалар итеп үстергәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм 2 фатирга сертификат тапшырды. Өч бала анасы, эшмәкәр, иҗади күңелле, шәһәрдән кайтып авыл җирен үз иткән Саба килене Эльвира Галимуллинага да рәхмәт белдерелде ул көнне. “Киләчәк язмышымны авыл белән бәйләрмен дип башыма да китермәгән идем. Менә 7 ел инде Саба җирлегендә яшибез, 3 бала үстерәбез.Монда заманадан калышмыйча, балалар тәрбияләү, аларны төрле яклап үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Туган җирне, яшәгән урынны яратырга һәм хатын-кызларга күп итеп бәбиләр алып кайтудан курыкмаска кирәк“ –диде Эльвира. Бәйрәмнең икенче өлешендә хатын-кызларыбыз хөрмәтенә «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә төрле елларда җиңү яулаган яшь артистлар катнашында гаҗәеп бай эчтәлекле концерт программасы күрсәтелде. Ахырдан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка һәм яшь артистларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Автор фотосы

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев