Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бердәмлектә, нәтиҗә өчен эшләнде

ГАФУР ХӘСӘНШИН, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

Октябрь аеның икенче якшәмбесендә рәсми билгеләп  үтелгән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен районыбыз хезмәтчәннәре мәгълүм хезмәт нәтиҗәләре белән каршылыйлар. Бу  көн кырлар  һәм  фермалар хезмәтчәннәрен, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, кооперативларда эшләү­челәрне, фермерларны берләштерә һәм ире­шелгәннәрне ел төгәлләнер  алдыннан   күздән  кичерергә, кайбер нәтиҗәләргә дә ясарга сәбәп булып тора. Әйтик, игенчеләребезнең  көзге муллык булып амбарларга тупланган хезмәтен барлый алабыз. Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар  23595 гектар мәйданда игелде, барлыгы  71235 тонна ашлык  җыеп алынды.  Өметләр  тулысынча акланмаса  да,  һава  шартларының  нинди  булуын исәпкә  алсаң,  хезмәтебез елына карата куанычлы – гектарыннан 30  центнердан ким булмаган ашлык үстерелде. “Мөхәммәтшин”крестьян-фермер хуҗалыгында гектар  уңышы – 45,7, “Әхмәтов”та – 35,3, “Игенче” дә – 32,8, “Саба” җәмгыятендә 32,7 центнерга җитте. Бәрәңге 198 гектарда игелде. Шул мәйданнарның гектарыннан 262 центнер, тулаем 5200 тонна уңыш җыеп алынды. Киләсе ел уңышына да ныклы нигез салынды: туфракка тәэсир итүче матдәләрдә 60 килограмм минераль  ашлама кертелеп, 7500 гектарда көзге  культуралар чәчелде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне дисәк тә, әле игенчелек тармагында башкарылганнарга, гадәттәгечә, тулаем  йомгак соңрак  ясалачак...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев