Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Безнекеләр дә бүләк алды

Җирле үзидарәләр көне алдыннан Казанда традицион тантана булды.

Җирле үзидарәләр көне алдыннан “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясендә “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча республика журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Быел конкурска 15 номинация буенча барлыгы 182 гариза бирелгән, 65 лауреат җиңүче дип табылган. Безнең районнан «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында "Иң яхшы авыл һәм шәһәр җирлеге җитәкчесе" номинациясендә Рәхмәт хаты белән Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин бүләкләнде.

Шулай ук "Авыл җирлеге эшчәнлегендә "Электрон хуҗалык кенәгәсе" мәгълүмати-аналитика системасыннан нәтиҗәле файдалану" номинациясендә Иске Икшермә авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Рәмзия Һидиятуллина Дипломга лаек булды. Моннан тыш “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча журналист эшләре бәйгесендә “Иң яхшы телевизион проект” номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев