Саба таңнары

Бүген район үзәк хастаханәсенең тудыру бүлегендә 100нче булып туган сабыйны тантаналы шартларда өенә озаттылар

Бәхетле әти белән әни Өтернәстә яшәүче Гөлназ белән Дилүс Зариповлар. Бәхетле гаиләне тагын да тулыландырып, үсеп килүче ике кызлары Динә белән Адилә янына кечкенә уллары Данир да өстәлде. Бәби туу шатлыгы белән уртаклашырга район җитәкчеләре, Дилүснең әнисе Гүзәл, Гөлназның әти-әнисе Гөлнур апа һәм Шәймулла абыйлар да килгән иде. Данирның сау-сәламәт, игелекле бала булып үсүен телибез!

undefinedАвтор фотолары

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: