Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген “Сабантуй” спорт комплексында районыбыз төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Бик борынгы һөнәр кешеләрен район башлыгы Рәис Миңнеханов котлап, мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде һәм эштә югары күрсәткечләргә ирешкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды

Бик борынгы  һөнәр  кешеләрен  район башлыгы Рәис Миңнеханов котлап, мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде һәм эштә югары күрсәткечләргә ирешкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.   Аннары төзүчеләр – “159нчы ПМК”, “ПМК Мелиорация”, “Инвестхолдингстрой”, “Евроакцент Саба”, “Сабаэнергосервис”, “Капиталь төзелеш бүлеге”, Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре командалары үзләрен  спортта, төрле  уеннарда  сынадылар. Ярышларда очколарны  кушып  исәпләгәннән соң  1нче урынны 159нчы ПМК” командасы алды. Икенче  урында Саба  күптармаклы җитештерү предприятиесе, 3нчедә “ПМК Мелиорация”  командалары.

Бәйрәмне эстрада җырчысы Римма Никитина  концерты  ямьләндерде.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев