Бигәнәйдә чираттагы турнир
Район яңалыклары

Бигәнәйдә чираттагы турнир

13 июльдә Бигәнәй авылында ир-егетләрнең волейбол командалары арасында авыл яшьләре призына турнир булып узды.

Анда Теләче, Үзәк, Курсабаш, Тимершык, Симет, Бигәнәй авылларыннан барлыгы 6 команда катнашты. Турнирның җиңүчесе булып Курсабаш командасы танылды. Икенче урынны – Тимершык, өченче урынны Бигәнәй команадалары яулады. Фото: http://saby.tatarstan.ru

Нет комментариев