Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бигәнәйдә хокук саклау органнарының ВЛКСМ ның 100 еллыгына багышланган концерты

19 октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында хокук саклау органнарының ВЛКСМ ның 100 еллыгына багышланган "Алга атла ,комсомол!" дип исемләнгән отчет-иҗат концерты булып узды.

Анда прокуратура, адвокатура, суд приставы һәм хәрби комиссариат коллективлары катнашты. Тамашачылар коллектив әзерләгән кызыклы һәм матур концерт программасын тулысынча бәяли һәм төрле жанрдагы чыгышлар белән хозурлана алдылар. Барлык чыгышлар да тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм берәүне дә битараф калдырмады. Әлеге концерт шундый җитди оешмаларның төп эшчәнлегеннән тыш, үзләренең талантларын да күрсәтергә сәләтле булуын тагын бер кат исбатларга ярдәм итте.
Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев