Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты призерлары арасында райондашыбыз да бар
Район яңалыклары

Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты призерлары арасында райондашыбыз да бар

Бәйге 11-14 апрель көннәрендә Алабугада узды

11-14 апрельдә Алабуга җиңел атлетика манежында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышлар Олимпия системасы буенча узды. Һәр авырлык категориясендә беренче, икенче һәм ике өченче урыннар уйнатылды. Билбау көрәше буенча тренер-укытучыбыз Салават Гәрәев 82 кг авырлыкта 3 нче урынны алды.

Салават һәм тренерлар Илфат Нәбиуллин  һәм Илдар Ермолаевны  лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин, Салават!


Нет комментариев