Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Бәхетле мин туган җиремдә"

Һәр һөнәрнең дә тырыш хезмәт ияләре бар.Авыл хуҗалыгы әнә шул фидакарь,тырыш хезмәтчәннәре белән бай да инде ул.Авылларыбызның матурлыгын таң белән торып эшкә ашыгучы терлекчеләре тудыра.Гомер юлларын авылдан китмичә, терлекчелеккә багышлаган өлкән яшьтәге һәм бүгенге көндә эш яшендә булган сыер савучылар күп авылыбызда.Алар бәхетләрен туган авылларында тапкан игелекле, фидакарь хезмәт ияләре.

Шушы хезмәтчәннәрне хөрмәтләү максатыннан 18 декабрь көнне Явлаштау мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Бәхетле мин туган җиремдә"дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырдылар.Очрашуга ике буын терлекчеләре чакырылды.Чакырылучылар музей белән таныштылар,чәйнекләр музеенда булдылар,чәйнек һәм чәй тарихы турында тыңладылар,Г.Шаһбан шигырьләре укылды.Алар белән интеллектуаль уеннар уйналды.Чәй табыны артында эшләгән чордагы хатирәләрен яңарттылар,яшьлектәге җырларын җырлап күңелле ял иттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев